ЯҢА ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ОБЪЕКТЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ ОНЛАЙН-ТАВЫШ БИРҮ 21 АПРЕЛЬДӘН 12 ИЮНЬГӘ КАДӘР УЗА.

2025 елның 22 апреле, сишәмбе
  Һәр татарстанлы үз районында һәм шәһәрендә уңайлы яшәү мохите булдыруда катнаша ала. Заманча иҗтимагый киңлекләр, яшел скверлар һәм парклар, матур яр буйлары, уңайлы урамнар... Нәрсә барлыкка килергә тиеш? Сез генә сайлыйсыз!  gorodsreda.tatar.ru платформасына күчегез, «Госуслуги " аша авторизацияләнегез һәм тавыш бирегез. Төзекләндерү өчен иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча тавыш бирү Россия Президенты инициативасы белән «Яшәү өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында уза.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International