«Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр белән "Якты Пасха" бәйрәм-уен чарасы.

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе
  Пасха атнасында «Мечта» приютында тәрбияләнүчеләр белән «Изге дөнья» программасы кысаларында «Якты Пасха»бәйрәм - уен чарасы уздырылды.   Пасха-балалар да, өлкәннәр дә түземсезлек белән көткән иң якты һәм игелекле бәйрәм. Чарада балалар Пасханы бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның төп символлары-пасха йомыркалары турында сөйләштеләр. Бәйрәмнең бизәге «Курочки Ряба» ның матур костюмнары, яз турында җырлар җырлау һәм шигырьләр сөйләү булды.  Балаларыбыз шулай ук «Катись яичко», «Перенеси яйцо в ложке», «Сбей сюрприз», «Сложи пасхальное яичко» һәм башка бик күп уеннар уйнадылар. Музыка, җырлар, инсценировкалар, уеннар белән тулган бәйрәм җылылык һәм яктылык сибеп торды.   Чара ахырында балалар кулич һәм Пасха тәм-томнарын авыз иттеләр, чәй эчтеләр.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International