22 апрельдә В. И. Ленин туган көне уңаеннан митинг узды.

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе
  Митинг Ленин һәйкәле янында узды. Чарада ветераннар советы, «Радуга» балалар бакчасы балалары, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров һәм мәгариф ветераны Николай Янилкин катнаштылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров әйтүенчә, Владимир Ленин заманча түләүсез белем бирүгә нигез салды. Ленин васыятьләрен үтәргә: фәннәрне тирәнтен өйрәнергә, белемгә омтылырга һәм үз хезмәтең белән җәмгыятькә файда китерергә кирәклеген билгеләп үтте ул.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International