Давыл кисәтүе.

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФДБУдан:

Аномаль-эссе һава торышы саклану турында  кисәтү

2025 елның 24-26 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән аномаль-эссе һава торышы сакланачак, уртача тәүлеклек температурасы нормадан 9-12 гә югарырак. Бу чорда һаваның максималь температурасы 24 апрельдә +22,+27° булачак.., 25 апрель +18..+23°, 26 апрель-ТРның көньяк һәм көнчыгыш районнарында +18..+23°.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

  1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса,. Төнлә урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булганда тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градустан югары булганда, вентилятор эсселектән коткарып кала алмый. Бик күп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз.

3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төренүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. Табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка һәм кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, су эчү режимын саклагыз.

4. Әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр дә танышыгызның аномаль эсселек аркасында сәламәтлегенә куркыныч яный икән, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә тәүлегенә бер мәртәбә кунакка килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Сәламәтлегегез белән проблемалар булса: даруларны 25 градус С тан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз (инструкцияне үтәгез), хроник авырудан интегсәгез яки берьюлы берничә дару эчсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

5. Әгәр сез яки янәшәдә берәрсе үзегезне начар хис итсә. 

Баш әйләнү, хәлсезлек, борчылу, сусау һәм баш авырту сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклык югалтуны тулыландыру өчен су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр дә авыртулы мускул спазмнары сизсәгез (алар ешрак аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә, күп очракта көчле эсселектә озакка сузылган физик йөкләнеш нәтиҗәсендә барлыкка килә), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлы эремә эчегез. Әгәр җылылык спазмы бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган  кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килсә, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз.. Табиблар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аяклары бераз күтәрелгән булсын өчен аны горизонталь хәлгә яткырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын үткәрә башлагыз: муенына ,култык астына һәм касык төбенә салкын компресс салыгыз, саф һава агымын тәэмин итегез, тирегә бүлмә температурасындагы (20-25 градус С) су сиптерегез. Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез. Әгәр ул аңын җуйса кырын яткырыгыз.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФДБУдан: Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү. 2025 елның 24 апреле сәгать 12.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр. 24 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы һәм Казан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә, тизлеге 15-20 м/с (Казанда секундына 18 м кадәр). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Урамга чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналар подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу  җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерак торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга , шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгәннәренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганны транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә  бозылулар булуы ихтимал. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм давыл узганын көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International