Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- 24 апрельдә кич, 25 апрельдә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитә (Казанда 24 апрельдә кич һәм 25 апрельдә төнлә).;
- 25 апрельдә төнлә һәм иртән томан.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Җил көчәйгәндә: 1. Урамга чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда тотса, җир асты кичүләрендә яки биналар подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышлары, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр чыбыкларыннан ерак торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга , шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр чыбыклары астында тору һәм өзелгәннәренә якын килү куркыныч. 6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта. 7. Йортның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. 8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яңгыр узганны транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә бозылулар булуы ихтимал. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм давыл узганын көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.Томан вакытында:
Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның күз күремен алдауны исәпкә алу мөһим - дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
Кинәт тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчмәгез, ятакта беркайчан да тәмәке тартмагыз
· балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы элементар кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр үткәргечләреннән файдаланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
- кабызылган электр һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.