Аксубай  бистәсе  үзәк урамы Мазилинада МХОда катнашучылар хөрмәтенә агачлар утырттылар.

2025 елның 27 апреле, якшәмбе
  Бу вакыйга бердәмлек һәм илебезне яклаучыларга рәхмәт билгесе булды. Чарада Яшь армиячеләр, «Беренчеләр хәрәкәте», «Форпост» яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре, район үзәге мәктәпләре укучылары һәм МХОда катнашучылар  катнашты. Барысы бергә чыршы, миләш агачлары утырттылар, тамырларын бик тырышып урнаштырдылар, су сиптеләр, кәүсәләр тирәли җирне таптадылар. Алар үсәр, елдан-ел күккә сузылырлар, дигән өмет белән эшләделәр. Чөнки һәр агач – тыныч киләчәк өчен үз көчләрен һәм гомерләрен биргән геройларга рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International