Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Аксубай районының Бөек Ватан сугышында катнашучысы, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы Панюков Николай Ивановичка «МНКТ» ҖЧҖ идарәче директоры Тимур Шәймиев исеменнән бүләк тапшырдылар.

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе
  «МНКТ» җәмгыяте вәкилләре билгеләп үткәнчә, алар инде алтынчы ел Җиңү көне алдыннан бүләкләр тапшыралар һәм кызганычка каршы, елдан ел сугыш ветераннары саны кими бара. Ветеранга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләп бүләк "Нежность"үзәге белгечләре белән берлектә тапшырылды. Николай Иванович бик канәгать калды һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International