«Оляпка» рус җыры балалар ансамбле «Созвездия-Йолдызлык»та 2 урын яулады.

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе
  Кичә Казанда ел саен үткәрелә торган«Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгате   XXV ачык республика телевизион яшьләр фестивале суперфинал Гала-концерты булды. Аксубай район мәдәният йортын конкурста "Оляпка" балалар рус җыры ансамбле һәм "Дэнс-Тайм"халык хореография студиясе тәкъдим итте. Конкурсның барлык этапларын үтеп, "Оляпка" рус җыры ансамбле фестивальнең суперфиналын узды һәм гала-концертта лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә урта төркем "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә 2 урынны яулады! Балаларны һәм аларның җитәкчеләрен: атказанган мәдәният хезмәткәрләре Царегородцева Марина Анатольевнаны һәм Краснова Венера Маликовнаны катлаулы конкурста уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз!!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International