Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

 

Аксубай үзәк район хастаханәсендә хәзерге вакытта ашыгыч медицина ярдәме станциясендә 23 хезмәткәр эшли.

Хөрмәтле коллегалар, сезнең һөнәрегез — эш кенә түгел, ә зур сабырлык, батырлык һәм фидакарьлек таләп итә торган  һөнәр. Сез көн саен алгы сызыкта, мохтаҗларга ярдәм итәсез.

Сезнең эш-кешеләрнең тормышы куркыныч астында торган иң авыр мизгелләрдә өмет нуры ул.

Һәрберегез-югары квалификацияле белгеч кенә түгел, ә теләсә нинди ситуациядә ярдәмгә килергә әзер булган зур йөрәкле кеше дә. Сез батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтәсез, игелекле эшегез белән барыбызны да рухландырасыз.

Без сезгә көн саен башкарган мөһим миссиягез өчен рәхмәтле. Сезнең энергиягез һәм осталыгыгыз авыруларга җиңеллек китерсен. Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иң изге теләкләр телибез!

Эшкә бирелгәнлегегез, һөнәри осталыгыгыз һәм кешеләр тормышы турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез-чын геройлар, һәм сезнең эшегез бәяләп бетергесез.

Һәр чакыру уңышлы тәмамлансын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International