Атналык аппарат киңәшмәсе башланыр алдыннан район архивы бүлеге тарафыннан Яз һәм Хезмәт бәйрәме – 1 майга багышланган тематик күргәзмә оештырылды.
Киңәшмәдә төрле структуралар һәм ведомстволар вәкилләре чыгыш ясады. "Татарстан Республикасы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУның Аксубай районы буенча бүлек башлыгы Иван Маклаков махсус хәрби операциядә катнашучыларны һөнәри укыту мөмкинлекләре турында сөйләде. Аксубай штп башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров санитар икеайлыкның барышы турында сөйләде һәм район үзәге оешмаларына өмәләрдә катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе урынбасары Наталья Муравьева район җирлекләре тарафыннан ФИАС программасындагы эш турында хисап тотты.
Киңәшмә йомгаклары буенча йөкләмәләр беркетмәсе төзелде.