Аксубай укучылары Нурлатта КВН сәхнәсен яуладылар!

2025 елның 29 апреле, сишәмбе
  2 нче Аксубай мәктәбе һәм В.Г. Тимирясов исемендәге  1 нче Аксубай мәктәбен 8 нче сыйныф командалары Нурлат шәһәрендә узган «Татарстан Республикасы күңелле һәм тапкырлар клубы» зона уенда уңышлы чыгыш ясады. Балалар үзләренең үткен чыгышлары белән тамашачыларны һәм жюрины таң калдырып, артистлык һәм тапкырлык күрсәттеләр. Аксубайның 2нче мәктәбе командасы татар телен һәм мәдәниятен яхшы белүләрен, шулай ук юморга креатив якын килүләрен күрсәтеп, татар телендә чыгыш ясаучы командалар арасында мактаулы 3нче урынны яулады. Уңыш В. Г. Тимирясов исемендәге  Аксубай 1 нче санлы мәктәбе командасын озата барды. Рус телендә чыгыш ясаучы командалар арасында беренче урынны яулады ! Балалар үзләренең юморлары, харизмалары һәм команда рухы белән залны яулап алдылар. Командаларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, остазлар – туган татар теле һәм әдәбияты укытучылары Шакирова Мәрьям Ваккас кызы һәм Галиева Әлфирә Әмирҗан кызына, рәхмәт белдерәбез, аларга иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International