Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы үткәрелде.

2025 елның 29 апреле, сишәмбе
  Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында район Башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы үткәрелде. Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чорында куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү. Утырыш барышында шулай ук район территориясендә урнашкан объектларның террорчылыкка каршы якланганлыгы, БДИ үткәрү вакытында куркынычсызлык чаралары, балаларның җәйге ял итү урыннарының террорчылыкка каршы якланганлыгы һәм Емелькино авыл җирлегендә террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы профилактик эш алып бару мәсьәләләре каралды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International