Хөрмәтле 102 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

 

Хөрмәтле 102 нче янгын бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез-кыюлык һәм фидакарьлек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Сез һәрвакыт алгы сызыкта, кешеләр тормышын, мал-мөлкәтне һәм табигатьне ут стихиясеннән саклыйсыз. Тармак ветераннары, Сезнең тәҗрибәгез һәм зирәклегегез – янгын сүндерү хезмәте тора торган ныклы нигез ул. Ә хәзерге 102 нче янгын сүндерү бүлеге коллективына теләсә нинди ситуацияләрдә дә шундый ук кыю, бердәм һәм профессиональ булып калуларын телим.

Борчулы чакырулар азрак, ә гаиләләрдә тыныч һәм бәхетле көннәр күбрәк булсын. Нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгесе көнгә өмет телим!

Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International