Бүгенге көндә фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре актив алып барыла

2025 елның 11 апреле, җомга

 

 

 Хәзерге вакытта Тарханка, Иске Татар Адәме, Сидул-Ерыклы һәм Пионер авыллары фельдшер-акушерлык пунктларында капиталь ремонт эшләре актив алып барыла.

 Эчке бизәлеш, электр үткәргечләре, ишек һәм идәннәр алыштырыла.

Ремонт тәмамланганнан соң бу ФАПларда сыйфатлы беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм медицина персоналының уңайлы эшләве өчен барлык кирәкле шартлар тудырылачак.

Капиталь ремонт «озак һәм актив тормыш»милли проекты ярдәмендә мөмкин булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International