"Мәхәббәт кайда  җиңә " фотокүргәзмәсе.

2025 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
  Масштаблы һәм әһәмиятле проектларның берсе-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Мәхәббәт кайда җиңә» фотокүргәзмәсе, ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе һәм республика районнары һәм шәһәрләренең ЗАГС бүлекләре тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фотокүргәзмә 45 стендтан тора. Бу 53 фронтовикның гаилә тарихы. Аларның берсе – Советлар Союзы Герое (Тукай районыннан Якупов Николай Якупович); СССРның Югары Дәүләт бүләге-Ленин ордены белән бүләкләнгән тагын ике фронтовик (Саба районыннан Закиров Мөхәммәт Закир улы һәм Әтнә районыннан Галиев Фәйзи Әхмәт улы). Бүгенге көндә проектта катнашучы 99-104 яшьлек 14 ветеран. Проектны әзерләүчеләр  алар белән шәхсән аралашу бәхетенә иреште. Һәр районда ЗАГС хезмәткәрләре фронтовикларның балалары һәм оныклары белән аралашты,  гаиләләрендә булды, архив мәгълүматларын эзләп сугыш чоры хатларын һәм язышуларын өйрәнде, гаилә альбомнарындагы якташ ветераннарның шәхси фотоларын сканерладылар. Проект геройлары арасында-күп буынлы династияләр, мәсәлән, фронтовик Мөлеков Котдус Гариф улының 8 баласы, 47 оныгы, 84 оныкчыгы бар. Гаилә 131 кешедән тора. Фотокүргәзмәнең максаты-сугыш геройларын яңа яктан ачу, фронтовикларның йөрәкләрен җылыткан мәхәббәтнең, сөйгәннәренең һәм туганнарының хатлары  сугышның авыр сынауларын узарга һәм исән-сау әйләнеп кайтырга ярдәм итүе, алар хатыннары белән ничек танышулары һәм аерылышканда мәхәббәт сугышның авыр елларында саклануы, ышаныч һәм өметнең җиңәргә ничек ярдәм итүе турында сөйләү. 80 ел-ул тулы бер гомер. Бу вакыт эчендә яңа буыннар үсеп чыкты, әмма безнең өчен Бөек Җиңү яхшылык һәм яманлыкны, каһарманлык һәм хыянәтне, Ватанга мәхәббәтне һәм аны сакларга әзерлекне аңлау нигезе булып кала бирә. Сугыш турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә яшәвен дәвам итә. Сугыш хакындагы хакыйкатьне, әби-бабаларыбыз, халкыбызның Җиңү өчен түләгән бәясен белеп кенә лаеклы киләчәк төзеп була бит. Фотокүргәзмәнең контенты социаль челтәрләрдә урнаштырылачак, шулай ук ЗАГС мәйданчыкларында үткәрелә торган «Гаилә белеме» дәресләрендә кулланылачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International