Бүген чираттагы атналык аппарат киңәшмәсе узды.

2025 елның 5 мае, дүшәмбе
  Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов урынбасарлары, хакимият вәкилләре, район хезмәтләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән чираттагы аппарат киңәшмәсе үткәрде. Ышанычлы белгеч һәм җаваплы җитәкче — күп еллар Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Сергей Александров белән җылы аерылышу аерым вакыйга булды. Сергей Витальевич сафта кала һәм районыбыз үсешенә үзенең кыйммәтле тәҗрибәсен һәм энергиясен кертүен дәвам итәчәк. Утырыш башланганчы катнашучыларга район архивы бүлегенең Ватанны саклаучылар елына багышланган кызыклы тематик күргәзмәсе тәкъдим ителде. Экспозиция безгә илебез тарихының данлыклы битләрен искә төшерде.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International