Үсентеләрне кырауларга ничек әзерләргә?

2025 елның 5 мае, дүшәмбе
  Алмашынучан һава торышы май ахырына кадәр шундый күңелсез сюрприз китерергә мөмкин. Төнге салкыннардан җылылык сөюче үсентеләр бөтенләй үләргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен һава температурасының кискен үзгәрүенә алдан ук әзерләнергә кирәк. Актив үсеш чорында яшь үсентеләр түбән температурага бик сизгер һәм хәтта үләргә дә мөмкин. Җылылык сөюче зур культураларның яфраклары кибә һәм саргая, чәчәкләре зарарлана, үсүе акрыная. Әгәр  кичен яисә кырауларга 2-3 сәгать кала үсемлекләрне ашлама белән тукландырсаң, бу аларны ныгытачак һәм салкыннарны кичерергә ярдәм итәчәк. Температура төшәр алдыннан комплекслы калий-фосфат ашламалары кертегез, ә иртән үсемлекләргә үсеш стимуляторы булган эремә сиптерегез. Шулай итеп, салкын тию нәтиҗәләре минималь булачак. Яклауның нинди нәтиҗәле ысуллары бар? Иң киң таралганнарга түбәндәгеләр керә:: сиптерү, төтенләү, ышыклау, тукландыру, мульчировкалау, күпертү. Аерым очракларда берничә ысул кулланырга кирәк булачак.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International