Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан мәктәп активистлары һәм техникум студентлары " «Прогулка со Знанием» яңа мәгърифәтчелек акциясендә катнаштылар.

2025 елның 5 мае, дүшәмбе
  Чара Россиянең барлык почмакларында, шул исәптән туган ягыбыз  Аксубай районында да уза. Балалар Бөек Ватан Сугышы Геройлары һәйкәленә танышу экскурсиясе үткәрделәр, анда фронтовикларның батырлыгы турында белделәр, алар арасында ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән укытучылар да булган. Акциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Зәйдуллина һәм район Юнармия штабы начальнигы Алексей Никитин мөрәҗәгать итте. Алар сугыш турындагы хәтерне саклауның әһәмиятен һәм Җиңүнең нинди бәягә төшүен аңлауның мөһимлеген ассызыкладылар. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International