Аксубай район мәдәният йорты баянчылары Республика конкурсы лауреаты булдылар.

2025 елның 6 мае, сишәмбе
  3 майда Казанда, Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, "Смуглянка"республика башкару осталыгы конкурсы узды. "Смуглянка" конкурсында катнашуга 200 гә якын гариза килгән. Аксубай районы мәдәният йорты баянчылары (җитәкчесе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова) һәрвакыттагыча лаеклы чыгыш ясадылар һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр: Глеб Мясников-1 дәрәҗә лауреат. "Аксубай егетләре" дуэты (Рамзан Сабиров һәм Егор Гайнатуллин) - 1 дәрәҗә лауреатлар Тимур Митрофанов-2 дәрәҗә лауреат. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Рамзан, Егор һәм Тимур өчен бу тормышта беренче җитди конкурс булды  һәм егетләр булдырдылар! Котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International