Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2025 елның 6 мае, сишәмбе
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ФДБУдан: Татарстан Республикасы территориясендә кыраулар турында  кисәтү  2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән һавада һәм туфракта туңулар көтелә 0..-2°. Кырау төшкәндә халыкка киңәшләр. Кыраулар аркасында авыл хуҗалыгы культуралары - чәчәк ,җимеш  һәм орлыклы культуралар, җылылык сөюче үсемлекләр зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне яклау чараларын күрергә киңәш итә. Үсемлекләрне каплау яшь шытымнарны кыраудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан аеруча гамәли һәм еш кулланыла торган ысул булып тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыкчалы пленка, салам яисә камыш түшәге). Культураларны туңудан төтен чыгару ярдәмендә дә, моның өчен төтен шашкалары яки төтен өемнәре кулланып та сакларга мөмкин. Төтен шашкасына матдә катнашмасы тутырылган,  янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен бүлеп чыгара. Ул 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре булдыру өчен чи салам, чыбык - чабык, үлән, торф, яфрак, пычкы чүпләре, чүп үләне, көнкүреш чүп-чарлары-акрын янучы (черегән) һәм күп төтен бүлеп чыгаручы (тышкы яктан дымлы материаллар куярга мөмкин) бар нәрсәне кулланалар. Эш шунда ки, бакчаны кыраудан ут сакламый, ә төтен саклый, ул җир өстенә җәелә һәм аңа җылысын алырга мөмкинлек бирми.

Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International