Килүчеләр ветеринария клиникасы эше белән танышканда, анда стерилизация процедурасы үткән мәче бар иде. Вак терлекләр буенча белгеч һәм даруханә мөдире Алсу Зәйдуллина эт һәм мәчеләрнең төп авырулары һәм аларны дәвалау ысуллары турында сөйләде. Ветеринария табибы - ветеринария эксперты Валентина Карпухина балаларга чи сөтне тикшерү ысулларын күрсәтте. Ветеринария лабораториясенең серология бүлегендә балаларга эре мөгезле терлекләрнең йогышлы авырулары һәм аларны кан сывороткаларын тикшерү юлы белән диагностикалау ысуллары турында сөйләделәр. Программаның кадагы тере тәкә булды, балалар аның ни өчен кирәклеге, аңа ничә яшь, нәрсә ашый, сөзешәме-юкмы икәнлеге белән кызыксындылар. Балаларга ветеринария хезмәте эше турында белү файдалы булыр дип уйлыйбыз. Һәм кем белә, бәлки аларның кайсыдыр киләчәктә бу һөнәрне сайлар.