«Мечта " приютында тәрбияләнүчеләр педагогик хезмәт ветеранына ярдәм күрсәттеләр.

2025 елның 6 мае, сишәмбе
  Аксубай районы «Мечта» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының «Импульс» волонтерлар отряды балалары остаз Елена Кулькова һәм тәрбияче Зинаида Федорова җитәкчелегендә педагогик хезмәт ветераны Валентина Климовага ярдәм күрсәттеләр. Ул гомер буе мәктәптә эшләгәг һәм үсеп килүче буынны укыткан. Тиздән аңа 89 яшь тула, шулай да ул дәртле күңелле. Балалар ишегалдында һәм аның тирә-ягында чисталык, тәртип урнаштырдылар: участоктан чүп-чарны һәм былтыргы үләнне җыеп алдылар. Эш тәмамланганнан соң Валентина Климова балаларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт йөзеннән балаларны тәм-томнар белән сыйлады. Мондый ярдәм өлкәннәр өчен генә түгел, яшь буын өчен дә бик мөһим, чөнки ул картлыкка ихтирамлы караш һәм актив тормыш позициясе формалаштыруга ярдәм итә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International