Яз – урманчыларның урман байлыгын арттыру буенча киеренке эш чоры.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе
  Бу вакытта алар урман торгызу буенча төп эшләрне башкаралар, питомникларда булачак урман массивына нигез салалар.     Ачык грунтта Аксубай кишәрлек урманчылыгы питомникларында төп урман хасил итүче токымнарның: имән, корычагач, юкә, миләш, каен, акация орлыкларын чәчтеләр. Шулай ук безнең җирлектә популяр булган «Гибрид-38»шешсез тополь үсентеләре утырттылар. Барлыгы 30 мең данә салынган. Агачлар питомникта 2-3 ел үсәчәк, аннары аларны урман кишәрлекләренә утыртачаклар.     Бүген «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Аксубай һәм Ибрай кишәрлек урманчылыклары питомникларында гади нарат чәчәләр. 0,2 га мәйданда 15 кг орлык чәчеләчәк.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International