«Балалар күзлегеннән җиңү» рәсемнәр күргәзмәсе.

2025 елның 7 мае, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегендә алмаштыручы гаиләләрдәге балаларның  Бөек бәйрәм — Җиңүнең 80 еллыгына багышланган рәсемнәре күргәзмәсе узды! Һәр рәсем-ул сурәт кенә түгел,ә буяулар һәм сызыклар аша сөйләнгән тарих. Үз эшләрендә балалар тыныч күк йөзен, азатлык һәм бәйсезлегебезне саклап калган барлык геройларга рәхмәтләрен белдерделәр. Барлык эшләр дә зур мәхәббәт белән башкарылган һәм үзләрендә балаларның йөрәк җылысын йөртә. Миллионлаган ватандашларыбыз Җиңү, тыныч тормыш өчен үз гомерләрен бирделәр. Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы киләчәк буыннар хәтерендә яшәсен өчен балаларыбызга үткән вакыйгалар турында сөйләү бик мөһим. Күргәзмә яшь буынның сәнгать сәләтләрен күрсәтү генә түгел, ә тарих һәм патриотизмның мөһим дәресе дә булды.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International