Җиңү көне алдыннан 3 нче Аксубай мәктәбе фасадында герой-якташлар хөрмәтенә яңа мемориаль такталар пәйда булды.

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
  Җиңү көне алдыннан Аксубайның 3нче мәктәбе фасадында махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә яңа мемориаль такталар пәйда булды. Радик Юнысов һәм Александр Миронов батырлык һәм фидакарьлек үрнәге буларак якташлары хәтерендә мәңгегә калачак. Радик Юнысов 1976 елның 17 октябрендә туган. Ул 2024 елның 8 декабрендә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы территориясендә үз иленең мәнфәгатьләрен яклап батырларча һәлак булды. Александр Миронов 1985 елның 21 июлендә дөньяга килә. Ул 2024 елның 4 гыйнварында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре территориясендә барган сугышларда Ватан өчен гомерен биргән. Ике сугышчы да үлгәннән соң Россия Федерациясе Президенты Указы белән Батырлык ордены белән бүләкләнделәр. Митингта район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов, ТР Дәүләт Советы депутаты Гыйльманов Камил, Үзәк хәрби округ инспекторы Анатолий Молоствов, мәгариф бүлеге начальнигы Рәмзия Зәйдуллина, Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, мәктәп укытучылары һәм укучылары, шулай ук һәлак булганнарның туганнары катнашты. Хәтерлибез! Горурланабыз!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International