Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов гражданнар  кабул итте.

2025 елның 13 мае, сишәмбе

 

Районда яшәүче биш кеше үзләренең проблемалы сораулары белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгатьләр социаль ипотека буенча торак алуга, җир кишәрлеге бирүгә, канализация төзекләндерүгә, суррогат сату факты буенча чаралар күрүгә һәм спорт ярышларына баруда ярдәм итүгә кагылды. Һәр мәсьәлә буенча аңлатмалар һәм тиешле йөкләмәләр бирелде.⁣

Исегезгә төшерәбез, шәхси кабул итү сишәмбе көннәрендә 08:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча уза: Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8б йорт. кабул итүгә 8(84344)2-81-44 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International