Бүген Хәрби Дан мемориалы янында хәрби хезмәткә чакырылучыларны армиягә озату булды.

2025 елның 14 мае, чәршәмбе
   Бу инде язгы чакырылышның икенче җибәрелүе - 11 егет РФ Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга район җитәкчесе Алмаз Мингулов, Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, шулай ук "Ватанга хезмәт итәм"оешмасы вәкилләре изге теләкләрен җиткерделәр. Аларны озатырга әти-әниләре, дуслары һәм якыннары килгән. Чара атмосферасы горурлык белән дә, кайгырту белән дә бай булды. Туганнары балаларның үз бурычларын намус белән үтәп өйләренә исән-сау әйләнеп кайтырлар дигән өметләрен белдерделәр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга Ватанны саклау буенча бурычларын батырларча үтәргә һәм исән-имин өйләренә кайтырга телибез! Хәерле юл!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International