Татарстанның үзмәшгульләре игътибарына.

2025 елның 14 мае, чәршәмбе
  Россия эшмәкәрлеге көнен бәйрәм итү кысаларында 23-25 май көннәрендә узачак «Мин Татарстан» үзмәшгульләр ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул ителә! 📍Казан шәһәре, Бауман ур., 20 (Фәннәр академиясе янындагы мәйдан) Катнашу бушлай! Сезнең өчен бу үзең турында белдерү, үз товарларыңны күрсәтү һәм яңа клиентлар җәлеп итү өчен уникаль мөмкинлек. Сез үз эшләнмәләрегезне сату белән генә чикләнмичә, хезмәттәшләрегез белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм тәҗрибә уртаклаша алачаксыз. Үзмәшгульләр катнаша ала: 1) Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручылар 2) заявка бирү датасына һөнәри керемгә салым түләүче статусына ия булучылар 3) агымдагы елда һөнәри керемгә салымны 100 сумнан һәм аннан да күбрәк суммада түләүчеләр һәм һөнәри керемгә салым буенча исәп-хисапларның (керемнәрнең) торышы турында белешмә бирүчеләр Гаризаны МСП. РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин. Чара «минем бизнес» үзәге тарафыннан ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад»милли проекты буенча оештырыла. Минем Бизнес яңалыклар артыннан күзәтегез | Татарстан Республикасы, ярдәм чаралары турында Бердәм контакт үзәге номеры буенча белергә була 8 (843) 524-90-90
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International