Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе имин булмаган гаиләләр буенча рейдлар үткәрә. Гаиләләргә бару барышында балигъ булмаганнарның мәшгульлеген оештыру, караучысыз калу һәм хокук бозу сәбәпләрен ачыклау һәм бетерү, авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре өйрәнелә.