Яр Чаллы «ВСЕСВОИ "волонтерлары «Хыял" приютында тәрбияләнүчеләр өчен слет оештырды

2025 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

 

11 майда «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр «Литейщик» ял базасында «Всесвои»волонтерлары тарафыннан, социаль приют һәм балалар йортлары балалары өчен оештырылган слетта катнаштылар. База нарат урманында урнашкан: урыны әкияти, кабатланмас уңай атмосфера, саф һава.

Балалар өчен менә дигән программа әзерләнгән иде: «Руки вверх» курчак белән концерт, фокусчы Даниэль чыгышлары, Холли буяулары фестивале, төрле юнәлешләр буенча иҗади мастер-класслар. Балаларга төрле прическалар, макияж, аквагрим ясаганнар. Балалар шикәр мамыгы һәм туңдырма әзерләргә булыштылар, аны рәхәтләнеп үзләре татып карадылар.

Балалар йортларыннан һәм приютлардан килгән балалар өчен әзерләнгән өстәлләр бай, төрле-төрле ризыклар белән тулы иде. Барысы да бик яхшы кәеф һәм искиткеч бүләкләр белән киттеләр.

 Барлык катнашучылар да «ВСЕСВОИ» хәрәкәтенә уңай хис-кичерешләре һәм бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International