13.05.2025 Аксубай муниципаль районы җитәкчесе Алмаз Мингулов Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Исләмов белән бергә Федоровка өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булды
Алар мунча-кер юу комплексында ремонт эшләренең барышын карадылар, подрядчылардан эшләрне тәмамлау һәм объектны тапшыру сроклары белән кызыксындылар. "Максад" подряд төзелеш компаниясе җитәкчесе Алмаз Нәфыйгин, эшләр график буенча алып барыла һәм объектны билгеләнгән вакытта тапшырырга кирәк, дип ышандырды.
✅Шулай ук подрядчылар белән нигездә торак корпуста электриканы ремонтлау буенча алда торган эшләр турында фикер алыштылар.
#федоровскийидипи #капиталь ремонт