Бүген Халыкара музей көне алдыннан В.Г. Тимирясов Аксубай мәктәбе укучылары Аксубай туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Музей директоры Наталья Геннадьевна туган як тарихы буенча танышу экскурсы үткәрде, районның күренекле шәхесләре, Бөек Ватан сугышы геройлары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган герой-якташлары турында сөйләде.