Күпләр май аенда туй билгеләрен айның исеме белән бәйли. Әмма, айның атамасы турында сөйләсәк, ул аны борынгы Рим Алиһәсе Майя хөрмәтенә алган. Ул уңдырышлылыкны, җирне һәм тауларны яклаучы булган. Майда-табигать, майда Яңа тормыш башлана. Май аенда яңа гаилә туу - иң идеаль вариант. Язның соңгы һәм иң матур аенда Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә үз мөнәсәбәтләрен теркәгән беренче пар Данила һәм Дарья Безруковларның яшь гаиләсе булды.