14 апрельдән республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе старт алды һәм ул 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Республика урманнарында экологик, санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга ярдәм итүче Программа инде берничә ел гамәлдә. Шуның нәтиҗәсендә республикада, шул исәптән районыбыз урманнарында да, күп кенә территорияләр, ял итү урыннары һәм башка объектлар чистартылды, төзекләндерелде. Акциядә берничә оешма, иҗтимагый берләшмә катнашачак. 16 майда «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре, авыл мәдәният йорты, китапханә, Хәсән Туфан музее һәм Иске Кирәмәт авыл җирлеге хезмәткәрләре, Андрей Владимирович Парфенов җитәкчелегендә, «Кирәмәт урманында» Аксубай-Чистай автоюлы буенда чүп-чардан чистартып, ауган агачларны өем-өем җыеп алдылар.
«Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 18 кеше катнашты. 5 куб чүп-чар җыелды, шулай ук 6 куб ауган агач җыелды.