"Сәйяр" фестиваленең финал этабы

2025 елның 16 мае, җомга
  Казанның «Әкият» балалар үзәгендә «Сәйяр»фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрларының республика фестивале сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү, туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру максатында үткәрелде. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТРда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Рәисе каршындагы комиссия, шулай ук «Сәхнә»журналы редакциясе белән берлектә оештырды. Фестивальнең төп этабы 2025 елның 10 гыйнварыннан 29 апреленә кадәр барды. Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Сәйяр» республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында Рәхмәт хатына ия булдылар! Яшь артистлар үзләренең талантлары һәм осталыклары белән жюрины яулап алдылар, ә аларның спектакле тамашачыларда онытылмас тәэсир калдырды. Казанышларын тану йөзеннән мәктәпнең театр коллективы Рәхмәт хаты һәм бүләк сертификаты белән бүләкләнде.  Иске Кыязлы мәктәбе коллективын, коллектив җитәкчесе, татар  теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйльметдинова Алсу Галимҗан кызын котлыйбыз һәм аларга алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International