22 майда Казанда шахмат, шашка буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасының стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль хезмәт алучылары арасында XI Республика шахмат-шашка турниры узды.
Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды. Шашка буенча шәхси зачетта укучыбыз Е.Е. Туева 2 урынны алды. Р. И. Тимуршин 5 турның 3сендә җиңү яулады.
Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.