Эш сәфәре кысаларында семинар-киңәшмәдә катнашучылар база һәм алдынгы техника күргәзмәсе, җайланмалар һәм яңа технологияләр, шулай ук әче туфракны известьлау технологияләренең үзенчәлекләре белән таныштылар.
Чара азагында Марат Җәббаров агросәнәгать комплексында җитештерү алдынгыларына бүләкләр тапшырды. «Чистай» ХК АҖ «Молко»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте склады мөдире Смелова Татьяна Михайловнаны да Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр