Бу көнне сез яңа тормыш бусагасында басып торасыз, алда җитди сынаулар һәм зур перспективалар көтә.
Сезгә үз көчегезгә ышаныч, максатчанлык һәм яңа белемнәргә омтылыш телим. Сезнең һәр сайлавыгыз аңлы, ә адымнарыгыз ышанычлы булсын.
Кадерле балалар! Районыбызның, республикабызның һәм илебезнең иң яхшы традицияләренә һәм ата-ана горурлыгына лаек булыгыз. Быел унберенче сыйныфны тәмамлаучылар-84, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар-283 укучы. Барыгызга да чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телим! Сезнең алда барлык югары уку йортлары һәм көллиятләрнең ишекләре, һөнәри үсеш һәм шәхесне тормышка ашыру мөмкинлекләре ачык.
Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе