Һөнәр сайлау проблемасы өлкән сыйныф укучылары алдында һәрвакыт тора, ә хәзер ул безнең җәмгыятьтә барган үзгәрешләр белән бәйле рәвештә аеруча актуальләшә. Күп кенә яңа һөнәрләр турында балаларда мәгълүмат аз. «Киләчәккә Билет» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр һөнәри юнәлеш алуга тест уздылар. Балалар тестны уңышлы үттеләр. Бу аларга үз мәнфәгатьләрен һәм сәләтләрен бәяләргә, шулай ук төрле һөнәрләр турында белергә ярдәм иткәннәрен аңлата.