Бөтендөнья хезмәтне саклау көне

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

 

 

Җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, производствода хезмәт культурасын үстерү максатларында Аксубай районының мәгариф оешмаларында Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар узды, анда районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашты. Аның кысаларында оешмалар персоналы белән эш урыннарында куркынычсызлык буенча инструктажлар, шул исәптән хезмәткәрләрне эшне куркынычсыз башкару алымнарына өйрәтүне оештыру, хезмәтне саклау өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү һәм хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләләре буенча форумнар, «түгәрәк өстәл» утырышлары, киңәшмәләр, смотр-конкурслар үткәрү буенча дәресләр уздырылды. Балалар белән класс сәгатьләре, рәсем конкурслары, дәресләр үткәрелде. Укучылар һәм тәрбияләнүчеләр викториналарда һәм конкурсларда катнаштылар. Шулай ук балалар һәм аларның ата-аналары арасында хезмәтне саклау буенча белешмәләр эшләнде һәм таратылды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дәресләр уен формасында үткәрелде, тематик мультфильмнар һәм видеороликлар карау оештырылды. Хезмәтне саклау мәсьәләләре мәгарифтә өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф бүлеге һәм Аксубай муниципаль районының мәгариф оешмалары җитәкчеләре контролендә тора. Мондый чаралар һәрвакытта да төрле формаларда, төрле методикалар һәм методик эшләнмәләр җәлеп итеп үткәрелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International