Аксубай сәнгать мәктәбен 42 укучы - хореография, вокаль - хор, сәнгать, Музыка бүлекләрен тәмамлады. Аларның 16 сы кызыл дипломга ия булды. Барлык чыгарылыш укучылары да имтиханнарын уңышлы үттеләр, үзләренең укытучыларын лаеклы тәкъдим иттеләр. Уку елларында республика, Бөтенроссия, халыкара дәрәҗәдәге фестивальләрдә һәм конкурсларда районыбыз исеменнән лаеклы чыгыш ясадылар.
Талантлы укучыларга рәхмәт! Иҗат юлы һәм һәр эштә уңышлар телибез!