Террорчылыкка каршы комиссия каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме әгъзалары Иске Савруш төп гомуми белем бирү мәктәбендә ата-аналар һәм укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, анда киберкуркынычсызлык, юл хәрәкәте кагыйдәләре, административ хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, яшь буында толерантлык тәрбияләү мәсьәләләре каралды. Ата-аналарга коррупциягә каршы тәрбия, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча мәгълүмат җиткерелде.