Бүген Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышлар узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

 

Бүген Мамадыш шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Спартакиадада бөтен республика командалары катнашты. Аксубай районыннан Карасу  авыл җирлеге башлыгы Рәмис Фәхретдинов, административ комиссиянең баш белгече-секретаре Николай Камбулов һәм җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге начальнигы Ирина Николаева чыгыш ясады.  Киеренке уеннар барышында Аксубай районы командасы икенче төркемдә 7 нче урынны алды.

Районыбыз командасын котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International