БДИ-2025НЕҢ төп чоры башланды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

 

23 майда 11 нче сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры башланды, аны тарих, әдәбият һәм химия буенча имтиханнар ачты.

2025 елда 84 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшыра.

Химия буенча БДИда катнашучыларга 34 биремне үтәргә тәкъдим ителә – 28се кыска һәм алтысы җәелдерелгән җавап белән. Балалар шул исәптән химик реакцияләрне белүләрен һәм катлаулы математик мәсьәләләрне чишә белүләрен күрсәтәчәкләр. Хаталар булмаганда беренчел балларның максималь саны 56 тәшкил итә.

Әдәбият буенча имтихан эше ике өлештән тора. Укучылар теоретик нигезләрне белүләрен, Әдәби текстны анализлау һәм әдәбият белеме терминологиясен дөрес куллану сәләтен тикшерәчәкләр.

Беренчел максималь балл-48. Тарих буенча БДИ 21 биремне үз эченә ала – 12се кыска җаваплы һәм тугызы җәелдерелгән.

Имтихан балаларга даталарны, фактларны, тарихи процессларны белүләрен, мәгълүмат таба белүләрен һәм алынган мәгълүматларны дискуссия барышында дәлилләр өчен куллана белүләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Беренчел балларның мөмкин булган максималь саны-42.

2025 елда бердәм дәүләт имтиханын уздыруның төп чоры даталары:

 • 23 май (җомга) - тарих, әдәбият, химия;

• 27 май (сишәмбе) - база дәрәҗәсендәге математикадан БДИ, профиль дәрәҗәсендәге математикадан БДИ;

 • 30 май (җомга) - рус теле;

• 2 июнь (дүшәмбе) - җәмгыять белеме, физика;

 • 5 июнь (пәнҗешәмбе) - биология ,география, чит телләр (Инглиз теле) (язма өлеш);

• 10 июнь (сишәмбе) – информатика.

 Резерв көннәр итеп 16-20 июнь һәм 23 июнь билгеләнгән.

Бер предметны яңадан тапшыруның өстәмә сроклары-3-4 июль.

23 майда узачак БДИ нәтиҗәләре 6 июньгә кадәр игълан ителәчәк.

 Имтиханнар җирле вакыт белән 10:00 дә башлана.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International