27 майда ел саен илебездә Гомумроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә, ул хаклы рәвештә Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме - китапханәче көне дә булып тора. Әлеге һөнәри бәйрәм 1995 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган. •
Хәзерге вакытта-интернет дәверендә матбугат басмалары, электрон аналогларына урын биреп, икенче планга күчә бара. Ләкин, боларның барысына да карамастан, китапханәләр китаплар саклагычлары гына түгел, ә күпкә зуррак нәрсә булып кала. Биредә белем һәм зирәклекнең үзенчәлекле атмосферасы хөкем сөрә, һәм, сүз уңаеннан, китапханәләрдә генә аналоглары булмаган китапларны табарга була, һәм аларны бернинди интернет та алыштыра алмый.
Аксубай районының кадерле китапханәчеләре һәм тармак ветераннары сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә, сезнең мөһим эшегездә илһам телибез.