Аксубай районы җитәкчелеге яңа яктырткычлар җыю цехында булды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

 

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин белән берлектә «Технокорп «җитештерү компаниясе» ҖЧҖнең ачылырга тиешле светодиодлы яктырткычларны җыю цехында булдылар.

Предприятие «ШЭ Морозов В.Ю.» сәнәгать паркы территориясендә яңа производство ачарга планлаштыра, бу өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкарма комитет җитәкчесе яңа производстволар ачуның мөһимлеген билгеләп үтте һәм предприятие эшчәнлегенең перспективалы булуына ышаныч белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International