Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы сенсор бүлмәсендә балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрә. Дәресләр мускул һәм психоэмоциональ киеренкелекне төшерергә, үзәк нерв системасы функцияләрен активлаштырырга ярдәм итә. Балаларда куркынычсызлык һәм иминлек хисе, уңай эмоциональ фон барлыкка килә, тынычсызлык һәм агрессивлыкны киметә, нерв дулкынлануын һәм борчылуны бетерә, баш мие эшчәнлеген активлаштыра. Бу балаларның сәламәтлеген саклый һәм ныгыта торган уңайлы шартлар булып тора. Дәресләрдә кулланыла торган Ком терапиясе методы балаларда хис-кичерешләр, фантазия, вак моторика үсешенә ярдәм итә.ул куркуларны, борчылуларны, йомыклыкны, агрессияне төзәтүдә нәтиҗәле. Бала Комлы уен барышында үзенең иң тирән эмоциональ кичерешләрен чагылдыра, куркулардан һәм борчылулардан арына.