Район мәдәният йортында «Балкыш» фестивале концерты булды

2025 елның 27 мае, сишәмбе

 

Сугыш җырлары җырладык, вальс биедек, баян да уйнадык.. Бүген Аксубай районы мәдәният йортында ветераннар арасында «Балкыш»республика фестиваленең гала-концерты булды. Бу өлкән буынга ярдәм итү буенча Татарстанда иң масштаблы проект. Быел аны Җиңүнең 80 еллыгына багышладылар. Фестивальдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков мөрәҗәгать итте. Концертта республиканың 10 районыннан лауреатлар катнашты. Сәхнәдә җырчылар, биючеләр, музыкантлар, башкаручы шагыйрьләр, төрле милләт һәм һөнәр ияләреннән торган үзешчән хор һәм фольклор коллективлары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Концерт ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп кенә калмый, буыннар дәвамчанлыгының ачык үрнәге дә булып тора. Хөрмәтле ветераннар иҗади рух һәм Ватанга мәхәббәтнең вакыт кулында булмавын кабат исбатладылар.

 Концертта Аксубай районыннан "Настроение" һәм "Вдохновение" хореография коллективлары, Нина Волкова һәм Лидия Нураева чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International