Кадерле чик сакчылары, чик буе гаскәрләре ветераннары һәм Ватаныбыз чикләрен саклауга катнашы булган һәркем сезне чик сакчылары көне белән котлыйм!

2025 елның 28 мае, чәршәмбе
Сезнең авыр хезмәтегез Ватаныбызның иминлеге һәм тынычлыгы нигезе  булып тора. Сезнең батырлыгыгыз, ныклыгыгыз һәм профессиональлегегез нәтиҗәсендә Дәүләт чикләре ышанычлы саклана, гражданнарыбызның тыныч тормышы тәэмин ителә.  ⁣ Сез илебезнең барлык халкының ихтирамына һәм Рәхмәтенә лаек. ⁣ Сезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм барлык теләкләрегезнең тормышка ашуын  телим. Чикләребез нык булып калсын, ә күк йөзе һәрвакыт тыныч булсын! ⁣ Алмаз Мингулов, Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International