Балаларның җәйге иминлеге

2025 елның 28 мае, чәршәмбе
  Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге ата-аналар белән «Имин каникуллар»темасына инструктаж үткәрде. Хөрмәтле законлы вәкилләр! Җәйге каникуллар-ял, ирек һәм яңа тәэсирләр вакыты. Әмма шуның белән бергә җәрәхәтләр һәм һәлакәтләр куркынычы арта. Исегезгә төшерәбез: балаларның иминлеге — сезнең кулда! Төп куркынычсызлык чаралары 1.      Өйдә һәм урамда: Балаларны, бигрәк тә кечкенәләрне, караучысыз калдырмагыз. Балконнарда, баскычларда, ишегалдында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерегез. Электр приборларын һәм үткен предметларны куллануны тикшереп торыгыз. 2. Юл һәм транспорт: Юл кичү кагыйдәләрен аңлатыгыз. Яктылыкны кире кайтара торган элементларның булуын күзәтегез. Балаларга велосипедта һәм самокатларда шлемсыз һәм контрольсез йөрергә рөхсәт итмәгез. 3. Су: Өлкәннәр һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына коену. Су буенда күзәтүсез уеннарга юл куймагыз.  4. Интернет һәм гаджетлар: Экран вакытын чикләгез. Балаларның нинди сайтларга һәм кушымталарга керүен тикшерегез. Интернет челтәрендә янаулар вакытында үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатыгыз.  5. Янгын куркынычсызлыгы: Ут һәм пиротехника белән Уеннарга юл куймагыз. Балаларны янгын вакытында ничек эш итәргә өйрәтегез (112 шалтырату). Истә тотыгыз!  Ата — аналар (законлы вәкилләр) каникул чорында балаларының тормышы, сәламәтлеге һәм үз-үзен тотышы өчен җаваплы (шул исәптән административ-РФ КоАП 5.35 маддәсе).  Сезнең контроль-куркынычсызлык нигезе ул! Җәй имин, шатлыклы һәм уңай вакыйгаларга бай булсын  
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International